Городская библиотека семейного чтения - филиал № 48

" Кыйблаң - матурлык һәм исәнлек" - дип исемләнгән интеллектуаль уен.

Китапханәбезнең уку залында "Мин уйлый беләм, мин аңлый беләм, исәнлегем өчен нәрсә яхшы, шунысын сайлый беләм" - девизы астында бөтендөнья исәнлек көненә багышланган " Кыйблаң - матурлык һәм исәнлек" - дип исемләнгән интеллектуаль уен узды. Укучылар, сәламәт яшәү рәвеше кагыйдәләрен искә төшерделәр һәм "Яхшы сәламәтлеккә юл" дип исемләгән күргәзмә белән танышып үттеләр.