Городская библиотека семейного чтения - филиал № 48

"Шатланыгыз балалар, безгә Кыш килде!"

9 нчы гыйнвар көнне "Шатланыгыз, балалар, безгә Кыш килде!" исемле чара үтте.

Балаларның кышкы каникул көннәрендә "Шатланыгыз балалар, безгә Кыш килде!" дип аталган китапханә уены үтте. Кыш елның иң могҗизалы, иң матур фасылы. Балалар күп вакытларын урамда Кыш бабай ясап,чаңгы-чанада шуып үткәрәләр. Кыш серле дә, күңелле дә. Үткәрелгән чараның максаты да- Кышның башка ел фасылларыннан ни белән аерылып торуын  ачыклау.

"Кошлар- безнең дусларыбыз" һәм "Урманда яшәүчеләр" дип аталган табышмаклар бәйгесен, тизәйткечләрне, "Кыш" кроссвордын эченә  алган презентация тәкъдим ителде.

Чараны алып баручы   Петрушка булып киенгән иде. Балалар аның белән күңелле  аралаштылар. Кыш турында шигырьләр, җырлар җырладылар.

Соңыннан "Простоквашинодагы каникуллар" мультфильмын карадылар. "Кышкы мотивлар" исемле китап күргәзмәсе әзерләнде.