Городская библиотека семейного чтения - филиал № 48

"Күңелгә илһам килә"

Бу җыентыкта төрле буын авторларының шигырьләре, хикәяләре, повестьлары һәм пьесасы туплап бирелгән. Алар арасында Татарстан язучылар берлеге әгъзасы Лира Кадим кызы Ибраһимованың да әсәре бар. «Дежавю, яисә ике дөнья арасында» повесте укучылар күңеленә хуш килер дип өметләнәбез.
Кереш сүз авторы шагыйрь, Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты Ленар Шәех: «Халкыбыз талантларга искиткеч бай. Үз гомере эчендә җырлап, биеп, яки шигырь язып, йә булмаса аны сөйләп карамаган кеше татарда юктыр. Бу – милләтнең борынгылыгыннан, ул узган юлларның сикәлтәле булуыннан, рухының ныклыгыннан, күңеленең байлыгыннан килә», – дип яза.
Төрле төбәкләрдә яшәүче егерме алты автор иҗаты укучы күңелен җылытыр һәм сафландырыр дигән өметтә калабыз.