Городская библиотека семейного чтения - филиал № 48

"Юл әлифбасы" уен - сәяхәт

Шәһәр урамнарында җиңел машиналар, йөк машиналары һәм автобуслар бик күп хәрәкәт итә. Һәр кеше үзенең  гомерен һәм сәламәтлеген саклау өчен юлларда бик игътибарлы булырга һәм юл йөрү кагыйдәләрен сакларга тиеш.  Бүген 31нче мәктәпнең җәйге лагеренда ял итүче балалар өчен "Юл әлифбасы" исемле уен - сәяхәт үтте. 

Балалар юл йөрүнең төп кагыйдәләрен, светофорның өч төсле "сүз"ен һәм җәяүлеләр өчен юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерделәр. "Юл билгеләре" исемле викторина сорауларына җавап бирделәр, ребуслар һәм табышмаклар чиштеләр.