Городская библиотека семейного чтения - филиал № 48

"Нинди күңелле әкиятләр" исемле чара

Бүген 31 нче мәктәпнең җәйге лагеренда ял итүче балалар өчен А.С. Пушкинның тууына 225 ел тулу уңаеннан "Нинди күңелле әкиятләр" исемле чара үткәрелде. Китапханәче балаларны Пушкинның әкият дөньясына сәяхәткә алып чыкты. Сәяхәт вакытында балалар шагыйрьнең иҗаты белән таныштылар, әкиятләре буенча сорауларга җавап бирделәр, төрле әкияти уеннарда катнаштылар.