Городская библиотека семейного чтения - филиал № 48

"Гаилә көймәсе" әдәби әңгәмә

Бүген китапханәдә "Бәрхет вакыт" клубы әгъзалары катнашында "Гаилә көймәсе" дип исемләнгән  әдәби әңгәмә үтте. 

Китапханәче  бербөтен булып, иң кадерле кешеләрең янәшәсендә яшәүнең ягъни гаиләнең кеше тормышында мөһим урын тотуы турында сөйләде, гаилә кору, тату яшәү - кешенең тормышта ирешкән иң зур уңышы да булуын билгеләп үтте. Китапханәдә Гаилә елы уңаеннан әзерләнгән китап күргәзмәсендәге китапларга күзәтү ясады һәм "Татар гаиләсе" Бөтенроссия иҗтимагый фонды турында мәгълүмат бирде. 

Чарада катнашучылар үз гаиләләрендәге төп гореф-гадәтләр, гаилә кыйммәтләре турында  сөйләде.