Городская библиотека семейного чтения - филиал № 48

"Гасырлар хәтерләр батырлык" китаплар атналыгы үтте

Китапханәдә 2 нче майдан 11 енә кадәр Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгына багышлап "Гасырлар хәтерләр батырлык" исемле сугыш чорына багышлан китаплар атналыгы  үтте. Китапларда - тарих, китапларда- халык хәтере.                         
Бөек Ватан сугышы чоры әдәбияты аеруча үзенчәлекле, чөнки сугыш башлануга барлык язучылар, бөтен халык белән бердәм булып, илне басып алучыларга каршы күтәрелгәннәр, зур көрәшкә килеп кушылганнар. Күп язучылар сугышка киткән: Г.Әпсәләмов, А.Шамов, Ф.Кәрим һ.б. Фронтка китмәгән язучылар үз иҗатларын изге көрәшкә багышлаган. Аларның әсәрләре безнең солдатларның үз Ватанына  булган тугрылыгын, олы батырлыгын, тыл хезмәтчәннәренең фидакарь хезмәтен , сугыш чоры балалары кичергән авыр көннәрне  чагылдыра.