Городская библиотека семейного чтения - филиал № 48

Габдулла Тукай шигырьләрен яттан сөйләү бәйгесе

Габдулла Тукай татар халкының бөек шагыйре. Аның әсәрләрен өлкәннәр дә, балалар да яратып укый. Бүген 78 нче балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар арасында Г. Тукай шигырьләрен яттан сөйләү бәйгесе үтте. Китапханә хезмәткәрләре жюри әгъзалары буларак чакырылган иде. 

Балалар һәрберсе шагыйрьнең шигырьләрен матур, яңгырашлы итеп укыды. Жюри гадел бәя биреп, дипломнар тапшырды.