Городская библиотека семейного чтения - филиал № 48

Габдулла Тукайны искә алу кичәсе "Ядкәрләрдә Тукай рухы"

Габдулла Тукай  шигъриятендә халыкның рухы яши. Милли мәдәниятнең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге  Тукай иҗаты белән бәйле. 

"Ядкярләрдә - Тукай рухы" дип аталган Г.Тукайны искә алу кичәсендә  шагыйрьнең күпкырлы иҗаты турында сөйләштек. Әлеге иҗатны тирәнтен өйрәнгән әдәбият галимнәренең хезмәтләре белән, Тукай турында кызыклы фактлар белән таныштык. 

Г.Тукай иҗаты нигезендә әзерләнгән хезмәт - "Тукайча татар кодексы" һәм  "Ядкярләрдә -Тукай рухы" китаплары  укучыларда зур кызыксыну уятты. Чарада катнашучылар  Г.Тукайның үзләре яраткан шигырьләрен укыдылар.