Городская библиотека семейного чтения - филиал № 48

"Киләсе тукталыш Галәм" галәм-уен

Бүген 28 нчы мәктәпнең 7-нче «А», 7-нче «Б» сыйныф укучылары өчен "Киләсе тукталыш Галәм" дип аталган галәм-уен үтте. 

Балалар галәм белән бәйле викторина сорауларына җавап бирделәр, җырларны танып белделәр. Биремнәр катлаулы булса да,катнашучылар һәрберсенә дөрес җавап тапты, галәм турында белемнәрен киңәйттеләр, үзләренең тапкыр һәм зирәк булуларын күрсәттеләр.