Городская библиотека семейного чтения - филиал № 48

"Ямьле булсын бакчагыз" исемле киңәш базары

Яз - бакчачылар өчен бик  җаваплы чор. Көзге уңышның муллыгына нигез нәкъ менә яз көне салына.  Бүген китапханәдә актив укучылар өчен "Ямьле булсын бакчагыз" исемле  киңәш базары эшләде. Бакчачылар өчен аталган китаплардан һәм вакытлы матбугат басмаларыннан "Ямь һәм тәм" исемле китап күргәзмәсе әзерләнде. Китапханәче күргәзмәдәге  китаплар белән таныштырды.

Чарада катнашучылар үз тәҗрибәләре белән уртаклашты, үз сыналган алымнары турында сөйләде. Күргәзмәдәге китаплар белән танышты.