Городская библиотека семейного чтения - филиал № 48

"Татарстан халыкларының милли бәйрәмнәре" исемле чара

Татарстан - күпмилләтле республика, анда 190 нан артык милләт  вәкиле яши. Һәрбер халыкның үз үзенчәлеге, үз милли бәйрәмнәре.

Бүген 28 нче мәктәпнең 7 нче сыйныф укучылары өчен "Татарстан халыкларының милли бәйрәмнәре" исемле чара үткәрелде. Китапханәче татар, рус һәм чуваш халкының иң олы милли бәйрәмнәре хакында сөйләде. Укучылар үзләре  дә халык бәйрәмнәре турында белгәннәре белән уртаклашты.