Городская библиотека семейного чтения - филиал № 48

"Таныш булыйк" исемле очрашу кичәсе

Бүген китапханәдә "Таныш булыйк" исемле очрашу кичәсе үтте. Ул китапханә укучысы - мавыктыргыч әсәрләр иҗат итүче Салават Рахматуллин иҗатына багышланды. Кичәне китапханәче Салават Рахматуллин, аның басылып чыккан китабы бәлән таныштырудан башлады. Шигырьләр, бәетләр, әкиятләр язуы турында сөйләде. Автор әсәрләрен үзе укып, аларның  язылу тарихын җиткерде. Кичә бик күңелле үтте, катнашучылар олы рәхмәтләрен белдерде.