Әмирхан Еники тууына 115 ел
Бүген татар прозаигы һәм публицисты, Татарстанның халык язучысы Әмирхан Еники тууына 115 ел. Ул Хезмәт Кызыл Байрагы (1979) һәм «Почет Билгесе» (1957) орденнары белән бүләкләнә. 1984 елда аңа «Юлчы» исеме белән чыккан хикәяләр җыентыгы һәм русча тәрҗемәдә басылган «Повести и рассказы» (1982) китабы өчен Татарстан Республикасының Г. Тукай ис. Дәүләт премиясенә лаек була.
Әдипкә 1989 елда «Татарстанның халык язучысы» дигән исем бирелә.