Городская библиотека семейного чтения - филиал № 48

«Дөреслектә көч» дип аталган патриотик сәгате узды

29 нчы мәктәп 8 "Б" сыйныф укучылары өчен «Дөреслектә көч» дип аталган патриотик сәгате узды. Балалар «Ватанны саклаучылар көне» бәйрәменең барлыкка килү тарихы турында белделәр. Батырларның, атаклы гаскәр башлыкларның һәм Советлар Союзы геройларның батырлыклары турында искә төшерделәр. Китапханәче балаларны әлеге тематика буенча китап күргәзмәсе белән таныштырды.