Городская библиотека семейного чтения - филиал № 48

"Муса Җәлил - бөек шагыйрь" исемле викторина

Бүген  78 нче балалар бакчасында Детский сад №78 г. Нижнекамск "Муса Җәлил- бөек шагыйрь" исемле викторина үткәрелде. Аны 78 нче балалар бакчасынң өлкән тәрбиячесе һәм китапханә хезмәткәре оештырды. Чарада "Ак ромашкалар" исеме белән 78 нче бакча тәрбиячеләре һәм "Сүнмәс йолдызлар" исеме белән 64 нче бакча тәрбиячеләре көч сынашты.

Викторина сораулары 3 бүлектән торды:
1."Муса Җәлил шигырьләре - батырлык үрнәге" (Бирелгән өзек буенча шигырьнең исемен атарга).

2. "Шагыйрь эзләреннән" (Шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы буенча сорауларга җавап табарга). 

3."Җәлил рухы бездә" ( Шагыйрьгә багышланган 1 куплет шигырь иҗат итәргә). 

Ике  команда да  бәйгегә әзерлек белән килгән, һәр биремгә тулы һәм дөрес җавап бирделәр. Жюри ясаган нәтиҗәләр буенча командаларның белемнәре бертигез булды. 

Чара һәрберебезгә бик ошады, китапханәнең балалар бакчалары  белән бергә уртак эш оештыруы ике як өчен дә бик файдалы алым.