"Әдәбият ханы - Әмирхан" исемле әдәби сәгать
"Әмирхан Еники - бик ныклы нәсел дәвамчысы, токымы көчле. Әдипнең тирән, сокландыргыч иҗаты - безнең республиканың зур хәзинәсе", - диде Минтимер Шәймиев.
Татарстанның халык язучысы Әмирхан Еникинең тууына 115 ел тулуга уңаеннан китапханәдә " Әдәбият ханы- Әмирхан" исемле әдәби сәгать үтте. Әдипнең тормыш һәм иҗат юлы турында сөйләнде. Иҗатының үзенчәлеге билгеләп үтелде.