Городская библиотека семейного чтения - филиал № 48

"Китап патшалыгы" экскурсия

Бүген 87-нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен "Китап патшалыгы"нда дип исемләнгән кызыклы экскурсия уздырылды

Балалар янына китап патшалыгында яшәүче Буковка - хәреф кунакка килде. Ул сабыйларны китап белән эшләү кагыйдәләре белән таныштырды, китапханәнең бүлекләре турында мәгьлүмат бирде. Чара барышында балалар әдәби геройларны танып белделәр, яңа журналларны карадылар, балаларга адресланган китаплар белән таныштылар, үзләренең яраткан шигырьләрен яттан сөйләделәр.