Городская библиотека семейного чтения - филиал № 48

"Ияләр иясенең күңел гаме" китап күргәзмәсе

Әхсән абый! Карашыңа дөнья сыя.
Хәтта рәсемең бөек ташыңда  да,
Син бөектер мәңгелекнең каршында да.
                                                            Альбина Мортазина.
2024 нче ел Түбән Кама китапханәләр берләшмәсе тарафыннан "Әхсән Фәтхетдинов елы" дип игълан ителде. Рәссам, сынчы Әхсән Сарим улы Фәтхетдинов утыз елдан артык Түбән Кама шәһәрендә яши һәм иҗат итә. Шәхес һәм рәссам булып җитешә. Яңа төзелеп килгән яшь шәһәрдә аның беренче адымнары биналарны, диварларны, урам-мәйданнарны зур панно - рәсемнәр, агач уймалар, сыннар һәм орнаменталь композицияләр белән бизәү була. Яңа шәһәр биналарына милли төсмер, милли үзгәлек билгеләре сеңдерергә омтыла.
Рәссамның тууына 85 ел тулу уңаеннан игълан ителгән " Әхсән Фәтхетдинов елы "кысаларында китапханәдә аның иҗатына багышланган "Ияләр иясенең күңел гаме" исемле иллюстратив китап күргәзмәсе эшләнде.