Городская библиотека семейного чтения - филиал № 48

Интеллектуаль квиз "Барысы турында да"

Бүген 34 нче гимназия-интернатның 10 нчы һәм 11 нче сыйныф укучылары өчен "Барысы турында да" дип аталган интеллектуаль квиз  үткәрелде.

«Барысы турында да» - тематик уен гына түгел, анда әдәбият, кино, сәясәт, тарих, спорт, география һәм башка күп өлкәләргә караган сораулар булырга мөмкин.

Командадагы һәр уенчы үзенең фикерләү сәләтен, тапкырлыгын төрле өлкәгә караган белемнәрен күрсәтте.