Городская библиотека семейного чтения - филиал № 48

"Шифалы шигырьләр остасы" исемле әдәби сәгать

Татарстанның халык шагыйре, балалар өчен бик күп мавыктыргыч, кызыклы шигырьләр язган әдип Шәүкәт Галиевның тууына 95 ел.
Бүген "Татар телем, серле, моңлы бишек" проекты кысаларында 28 нче мәктәпнең 7 нче сыйныф укучылары өчен "Шифалы шигырьләр остасы" исемле әдәби сәгать үтте.
Балаларга  шагыйрьнең иҗаты, шигырьләренең герое Шәвәли - шук малай турында сөйләнде, кызыклы шигъри әсәрләре укылды.