Городская библиотека семейного чтения - филиал № 48

Татарстан авылларының һәм кече шәһәрләренең агач архитектурасы акварельдә һәм графикада (китапка күзәтү)

Бүгенге көндә Татарстан авыллары яңа социаль - икътисадый шартларда үз үсешенең яңа этабын кичерә. Базар икътисады шартларында авыл җирлекләренең архитектура мохите дә, авыл кешеләренең өслүбе һәм зәвыгы да үзгәрде.
Татарстанның хәзерге заман архитектурасында советларга кадәрге һәм совет чоры традицияләренең ни дәрәҗәдә сакланып калуы мәсьәләсе фәнни һәм гамәли кызыксыну уята.
Казан шәһәренең "Заман" нәшриятында Балык Бистәсе, Саба районнары һәм Актаныш, Мөслим районнары авылларының заманча архитектурасын тикшерүгә багышланган яңа китаплар басылып чыкты.