Городская библиотека семейного чтения - филиал № 48

"Бакый Урманчы" (яңа китапка күзәтү)

Бакый Урманче - татар халкының шундый киңкырлы талантка ия беренче рәссамы. Ул бер үк вакытта нәкыш остасы да, график та, сынчы да, монументалист та, театр рәссамы да була. Урманче - шагыйрь дә.  Рәсем сәнгате  жанрларына сыймаган уй-тойгыларын ул шигырьгә сала. Ә шигырьгә дә сыймаганын — җырлый.
Татарстан китап нәшриятында рәссамның 1930-1990 нчы елларда иҗат иткән шигырьләрен һәм сәнгать әсәрләрен туплаган,фотосурәтләр белән тулыланган "Бакый Урманче" исемле китап басылып чыкты. Китапның кереш мәкаләсендә иҗатына кыскача күзәтү ясалган.
Китап белән якыннан танышырга, китапханәгә килегез.