Городская библиотека семейного чтения - филиал № 48

"Ризаэддин Фәхреддин нәсыйхәтләре" исемле чара үтте.

Бүген 28 нче мәктәпнең 7 нче сыйныф татар төркеме укучылары өчен  "Ризаэддин Фәхреддин нәсыйхәтләре" исемле чара үтте.
    Галимнең  тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләдек. Аның  "Нәсыйхәт" китабы белән якыннан таныштырдык.  Балалар өчен язылган нәсыйхәтләрен укучылар үзләре кычкырып укыды.Китапның ахырында теркәлгән унбер үгетне укырга тәкъдим ителде.