Городская библиотека семейного чтения - филиал № 48

"Сөембикә"- безнең журнал,ханымнар һәм туташлар!"

"Сөембикә"-  хатын- кызларның бөтентатар айлык иҗтимагый- сәяси һәм әдәби-нәфис журналы.
Бүгенге көндә без  яратып укый торган әлеге басманың беренче саны 1913 нче елда дөнья күрә.
1926 нчы елда "Азат хатын" исеме белән чыга.
Бөек Ватан сугышы елларында чыгудан туктый һәм 1958 нче елда гына яңадан нәшер ителә башлый. Ә 1991 нче елдан тагын "Сөембикә" исеме белән чыгарыла.
   Бүген  журналның чыга башлавына 110 ел тулу уңаеннан китапханә укучыларын   журналның тарихы белән таныштырдык, үткән еллардагы басмаларын карадык.
Китапханә укучылары журналның һәр санын көтеп алулары һәм яратып укулары турында белдерде.
"Сөембикә"- безнең журнал,ханымнар һәм туташлар!"