"Алиш- әкиятче" исемле әдәби иртә үтте.
Бүген татар балалар язучысы Абдулла Алишның тууына 115 ел тулу уңаеннан 73 нче балалар бакчасы балалары өчен "Алиш- әкиятче" исемле әдәби иртә үтте.
Балаларны язучының әкият китаплары белән таныштырдык,"Сертотмас үрдәк" әкиятен искә төшердек һәм әлеге әсәр буенча эшләнгән мультфильм карадык.