"Килегез,дуслар,кунакка!"дип исемләнгән әдәби меридиан үтте.
Бүген 28 нче мәктәпнең 5 нче сыйныф татар төркемендә укучылары өчен "Килегез,дуслар,кунакка!"дип исемләнгән әдәби меридиан үтте. Ул Татарстанның халык шагыйре-балалар өчен бик күп матур,күңелле шигырьләр язган Роберт Миңнуллинның тууына 75 яшь тулуга багышланды.
Балаларга Роберт Миңнуллинның иҗаты турында сөйләнде,китаплары белән; өчпочмак, түгәрәк,баскыч формасында язылган шигырьләре белән таныштырылды. Иҗатында әнисенә багышланган шигырьләрнең күп булуы ассызыкланды.
Соңыннан балалар әдипнең күңелле шигырьләрен кычкырып укыды.