Городская библиотека семейного чтения - филиал № 48

"Җәй җитте-китап укырга вакыт". Экскурсия.

  Бүген 73 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен "Җәй җитте-китап укырга вакыт"дип исемләнгән кызыклы экскурсия уздырылды. 

   Балалар янына китап патшалыгында яшәүче Буковка-хәреф кунакка килде. Ул сабыйларны китап белән эшләү кагыйдәләре белән таныштырды,китапханәнең бүлекләре турында мәгълүмат бирде. 

     Чара барышында балалар әдәби геройларны танып белделәр,яңа журналларны карадылар,балаларга адресланган китаплар белән  таныштылар,үзләренең яраткан шигырьләрен яттан сөйләделәр.