Городская библиотека семейного чтения - филиал № 48

"Лукоморья картада юк"

  Бүген 28 нче мәктәпнең җәйге лагеренда ял итүче балалар "Лукоморья картада юк" исемле әдәби круизга чыктылар. Чара бөек рус язучысы А.С.пушкин иҗатына багышланды.

  Китапханәче язучының балачагы,гаиләсе,иҗаты һәм аның нянясы-Арина Родионовна турында сөйләде.

   Күңелле һәм маҗаралы сәяхәттә балалар төрле бәйгеләрдә катнашты,викторина сорауларына җавап бирде,А.С.пушкинның әсәрләреннән өзекләр укыды. Китап укырга яратучы балаларга "Китапстан" буклеты таратылды.