Городская библиотека семейного чтения - филиал № 48

Әдәби фестиваль.

   26 нчы апрель көнне Габдулла Тукай исемендәге паркта татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 137 ел тулуга багышланган әдәби фестиваль үтте. Шәһәр халкы өчен интерактив уен мәйданчыклары,театраль күренешләр,фотозона, мастер-класслар, китап күргәзмәләре эшләде.

48 нче китапханә хезмәткәрләре "Тукайда кунакта" исемле уен-викторина үткәрде һәм "Кәҗә белән Сарык әкияте" буенча театраль инсценировкада катнашты.