Городская библиотека семейного чтения - филиал № 48

Зөлфәт Хәким «Туган Батыр: кыйсса»

Зөлфәт Хәким «Туган Батыр: кыйсса»

Батыр яуда беленə, дилəр. Туган Батыр да карурманда юлбасарларны тар-мар итеп шөһрəт
казана. Албастылар, бичуралар, җен-пəрилəр дөньясына элəккəч тə, ул җиңелми. Курку белмəс
бу егетнең кулында кылычы, үзəгендə иманы бар.
Аның иң көчле коралы – акылы, тапкырлыгы. Ватанына, халкына булган кайнар мəхəббəте аны
иң авыр михнəтлəрдəн саклаячак, яу кырларында
исəн-имин калдырачак..

Бу китап татар əкиятлəрендəге
мəш һүр затларга, Бөек Ватан сугышы
каһарманнарына багышлана. Советлар Союзы Герое Бари Йосыпов əлеге
кыйссаны иҗат итүгə рухландырган
каһарманнарның берсе булган.

Курку белмəс бу егетнең кылган гамəллəре, аның маҗаралары
турында укыгач, сез тагын бер кат
инаначаксыз – Туган илнең чиклəре була, əмма Туган илгə булган мəхəббəтнең чиклəре юк.
Безгə əти-əни, əби-бабай, туганнар, дуслар, туып-үскəн төбəк, туган
йорт – əйтеп бетергесез кадерле.
Без аларны яратабыз һəм асылда бу – Ватанны ярату. Нəкъ менə
шушы мəхəббəттə Туган Батырның
көче, туган җиренə, үз халкына тугрылыгы.