Муса Җәлил шигырьләрен яттан сөйләү бәйгесе үткәрелде.
Бүген 48 нче гаилә китапханәсендә үткән яттан шигырь укучылар бәйгесендә 72 нче балалар бакчасы балалары катнашты.
Китапханәче шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты белән таныштырды " Муса Җәлил- халкыбыз горурлыгы" дип исемләнгән китап күргәзмәсендәге китапларга күзәтү ясады.
Бәйгедә катнашкан һәр бала үз шигырен бик матур, тирән кичереш белән сөйләде.
Ә жюри әгъзалары чыгышларга гадел бәя биреп, балаларга дипломнар тапшырды.