"Китаплар бүләк итегез!" исемле акция үтте.
48 нче гаилә китапханәсендә 6 нчы февральдән алып 14 нә кадәр Халыкара китаплар бүләк итү көне уңаеннан "Китаплар бүләк итегез!" исемле акция үтте.
Акциядә төрле яшьтәге кешеләр катнашты: 72,74,76,77 нче балалар бакчасы, "Яшь техник" яшьүсмерләр клубы, китапханә укучылары. Бүләкләрнең төрлесе бар: детективлар, фантастика, рус классик язучыларының китаплары, балалар әдәбияты.
Бүләк ителгән китаплар Донбасста яшәүчеләргә һәм андагы китапханәләргә җибәреләчәк.