Городская библиотека семейного чтения - филиал № 48

Муса Җәлил шигырьләрен яттан сөйләү бәйгесе үткәрелде.

Бүген 48 нче гаилә китапханәсендә Муса Җәлил шигырьләрен яттан сөйләү бәйгесе үткәрелде.  
  Бәйгедә шәһәребезнең 84 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр катнашты.    
  Китапханәче шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты  белән таныштырды " Муса Җәлил- халкыбыз горурлыгы" дип исемләнгән китап күргәзмәсендәге китапларга күзәтү ясады.    

Бәйгедә катнашкан һәр бала үз шигырен бик матур, тирән кичереш белән сөйләде.   

  Ә  жюри әгъзалары чыгышларга гадел бәя биреп, балаларга  дипломнар тапшырды.