Городская библиотека семейного чтения - филиал № 48

"Әкиятләр музее" дип исемләнгән кызыклы экскурсия уздырылды.

Бүген 78- нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен "Әкиятләр музее" дип исемләнгән кызыклы экскурсия уздырылды.

Балалар янына китап патшалыгында яшәүче Буковка- хәреф кунакка килде.Ул сабыйларны китап белән эшләү кагыйдәләре белән таныштырды, китапханәнең бүлекләре турында мәгьлүмат бирде.

Чара барышында балалар әдәби геройларны танып белделәр, яңа журналларны карадылар,балаларга адресланган китаплар белән таныштылар, үзләренең яраткан шигырьләрен яттан сөйләделәр.