Городская библиотека семейного чтения - филиал № 48

"Укы һәм танып бел" клубында М.М.Пришвинның тууына 150 ел тулуга багышлап әдәби сәгать үтте.

"Укы һәм танып бел" клубында М.М.Пришвинның тууына 150 ел тулуга багышлап әдәби сәгать үтте. 

Китапханәче балаларга язучының  тормышы һәм иҗаты турында сөйләде. Ә  аның әсәрләре  белән таныштыру уен формасында булды: табышмакларга җавап бирделәр; хәрефләрдән сүзләр төзеп, әсәр исемнәрен таптылар.

Соңыннан балалар язучының тиен,тукран, Лимон исемле кечкенә эт турындагы әсәрләренең кыскачы эчтәлеген тыңладылар.