Городская библиотека семейного чтения - филиал № 48

"Китаплардан табыйк яшьлекне" дип исемләнгән әдәби әңгәмә дә мәгълүматка бик бай булды.

Китап кадерен,  китап укуның тәмен белгән шәхесләр белән аралашу - зур табыш,чөнки алар һәрбер яңа китапны укып баралар,һәр әдәби яңалыктан хәбәрдар.
  Бүген китапханәдә "Бәрхет вакыт" клубы әгъзалары белән "Китаплардан табыйк яшьлекне" дип исемләнгән  әдәби әңгәмә дә мәгълүматка бик бай булды.
Китапханәче татар әдәбияты классиклары, аларның иҗаты турында сөйләде.
Чарада катнашучылар һәрберсе үзләренең яшь вакытларында яратып укыган китапларын искә алды:
  Әдибә апа Мөхәммәт Мәһдиев иҗатын яратуын, аның "Торналар төшкән җирдә" исемле китабы белән бәйле хәтирәне сөйләде; Фәридә апа үзенең авылдашы- язучы Газиз Мөхәммәтшинның  "Саумысыз, аккошлар!"  исемле китабының  туган авылы- Яңа Бикчәнтәйгә(Минзәлә районы) багышланган булуын әйтте, язучы турында истәлекләр бәян итте.
  Әңгәмә  хәзерге язучы-шагыйрьләр,  әдәби әсәрләр турында фикер алышу белән тәмамланды.