Яңа ел ялларында китапханәдә "Уйна!Укы! Китап белән дуслаш!" исемле яңа ел остаханәсе эшли.
Кыш - елның иң могҗизалы, күңелле фасылы. Яңа ел ялларында өлкәннәр дә, балалар да китапханәгә бик теләп киләләр.
Китапханәдә бүген дә "Уйна! Укы! Китап белән дуслаш!" дип аталган остаханә эшен дәвам итте: балалар кышкы әкиятләр, шигырьләр белән таныштылар; төсле кәгазьдән чыршы ясадылар, күңелле уеннар уйнадылар.