Городская библиотека семейного чтения - филиал № 48

"Кышның сихри мизгелләре" Әдәби уен .

   29 нчы декабрь көнне 48 нче китапханә хезмәткәрләре Н.Лемаев исемендәге скверда "Кышның сихри мизгелләре" исемле әдәби уен үткәрде.
   Паркта ял итүчеләрне китапханәчеләр Кыш бабай һәм аның күңелле ярдәмчеләре костюмнарын киеп каршы алдылар.
Балалар шигырьләр сөйләделәр,табышмакларга җавап таптылар.Өлкәннәр дә төрле кызыклы биремнәргә, сорауларга җавап бирделәр. Кыш бабай һәммәсен дә яңа ел белән котлады һәм баллы күчтәнәч өләште.