"Әкият патшалыгына яңа ел сәяхәте " Уен
Китапханәдә Яңа ел чаралары бик күңелле үтә. Бүген актив укучыларыбыз өчен "Ял көне шөгыле" проекты кысаларында, "Әкият патшалыгына яңа ел сәяхәте" исемле уен оештырылды.
Әти-әниләр һәм балалар күңелле уеннар уйнадылар, яңа елга багышланган сорау- биремнәргә җавап таптылар, шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Кыш бабай бәйрәм белән котлап,күчтәнәчләр өләште.