Әдәби дәрес "Балалар өчен иҗат итү-бәхет"
"Укы һәм танып бел" клубында үткән чираттагы чара Д.Н.Мамин-Сибирякның тууына 170 ел тулуга багышланды. Әдәби дәрес "Балалар өчен иҗат итү-бәхет" дип аталды.
Балалар язучының тормышы һәм иҗаты белән таныштылар. Аның әсәрләре балалар күңеленә бик якын. Хайваннар һәм кошлар тормышын тасвирлап, ул тере табигатьне сакларга өйрәткән.