Хокукый дәрес "Кечкенә кешеләргә-олы хокуклар"
Һәр баланың үз хокуклары бар һәм бу хокуклар олы кешеләр тарафыннан сакланырга тиеш. Балаларны таныштыру максатыннан ,26 нчы мәктәпнең 3 "А" сыйныф укучылары өчен хокукый дәрес үткәрелде: "Кечкенә балаларга - олы хокуклар" Дәрестә балалар "Сезнең хокуклар" исемле китап белән таныштылар һәм әкият геройларының хокукларын якладылар.