Городская библиотека семейного чтения - филиал № 48

Танып-белү сәгате. Мастер-класс.

Бүген "Укы һәм танып бел" клубында  бу уку елында беренче чара үтте. Ул 21 нче сентябрьдә билгеләп үтелүче Халыкара тынычлык көненә багышланды. 
Чара барышында балалар Тынычлык сүзенең мәгънәсен ачтылар,тынычлыкта яшәү өчен дус булырга,бер-береңне хөрмәт итәргә кирәклеген әйттеләр.Тынычлык символы булып нинди кош саналуын һәм ни өчен менә күгәрчен икәне турында ишеттеләр. 
Соңыннан  "Тынычлык күгәрчене" ясау буенча мастер-класс үткәрелде.