Ял кичәсе "Олылыйбыз алтын вакытны"
48 нче гаилә китапханәсендә өлкәннәр көненә багышланган "Олылыйбыз алтын вакытны" исемле ял кичәсе үтте.
Кичә программасы бик күңелле әзерләнде:күңелле шигырьләр укылды,кызыклы уеннар оештырылды,китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. 77 нче балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар һәм сәнгать мәктәбе укучылары чыгышы кичәгә ямь өстәде.