Городская библиотека семейного чтения - филиал № 48

Әдәби уен "Пушкин бочкасы лабиринты"

А.С.Пушкин - күренекле рус шагыйре, аның иҗаты безне гомер буе озатып бара, аны кеп кечкенә сабыйлар да, олы яшьтәгеләр дә бик яратып укыйлар, тыңлыйлар.

6- июнь көне-шагыйрьнең туган көнендә 48 гаилә китапханәсе 28 мәктәпнең мәктәп яны лагерына йөрүче балаларны китапханәбезгә чакырып, алар өчен "ярый әле каникуллар бар" акциясе кысаларында "Пушкин бочкасы лабиринты" дип исемләнгән әдәби чара оештырды.

Чарада балаларга шагыйрьнең тормыш юлы бәян ителде, тормышыннан һәм иҗатына кагылышлы кызыклы фактлар китерелде. Балалар үзләренең белемнәрен викторина сораулары аша тикшерделәр. Чара бик актив һәм банлы узды, һәркемгә дә бик ошады.