Имидж акция "Китапханә-сезнең өчен нәрсә ул"
Бүген 48 нче гаилә китапханәсе хезмәткәрләре 22,23 нче микрорайонда яшәүчеләр өчен "Китапханә-сезнең өчен нәрсә ул" дип аталган имидж акция уздырды.
Акция барышында берничә сорау бирелде, "Мин китапханәгә киләм һәм....", "Китапханәче мине каршы алып,болай ди:.." дип башланган җөмләләрне дәвам итеп җавап бирергә тәкъдим ителде.
Акция нәтиҗәләре шуны күрсәтте:без сораштырган кешеләр барысы да китапханәләргә йөри,китап укырга ярата,яңа әдәбият белән кызыксына.