Мультвикторина «Әкият геройлары эзеннән»
"Ял көне шөгыле" проекты кысаларында 26 мәктәпнең 2 «А» сыйныфы укучылары өчен «Әкият геройлары эзеннән» дип исемләнгән мультвикторина үткәрелде.
Балалар әкияти табышмаклар, шарадалар чиштеләр, башваткычлар өстендә эшләделәр, видеовикторина геройларын танып-белү өстендә тырыштылар..
Җыйнап кына әйткәндә, вакытларын бик күңелле һәм файдалы итеп үткәрделәр.