Городская библиотека семейного чтения - филиал № 48

Тематик сәгать "Бөек җиңү,шанлы тарих"

  Бүген китапханәдә "Бөек җиңү,шанлы тарих" исемле тематик сәгать үтте.
  Чарада Бөек Ватан сугышы еллары белән бәйле гыйбрәтле фактлар,илебез халкының сугыштагы батырлыгы,тылда хезмәт итүчеләрнең фидакарь хезмәте турында сөйләнде.
  Бөек Ватан сугышы вакыйгаларын яктырткан китапларга,сугышта катнашкан татар әдипләренең китапларына күзәтү ясалды.