Городская библиотека семейного чтения - филиал № 48

Искә алу кичәсе "Гасыр кичкән шигърият"

  Г. Тукай  шигъриятендә халыкның рухы яши, ә рух, билгеле булганча, үлемсез. Димәк, милли мәдәниятнең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән мәңгелеккә бәйләнгән Тукай иҗаты да үлемсез.
  "Гасыр кичкән шигърият" дип аталган Г.Тукайны искә алу кичәсендә  шагыйрьнең күпкырлы иҗаты турында сөйләштек. Әлеге иҗатны тирәнтен өйрәнгән әдәбият галимнәренең хезмәтләре белән таныштык.
Г.Тукай иҗаты нигезендә әзерләнгән хезмәт- " Тукайча татар кодексы" укучыларда зур кызыксыну уятты.
  Чарада катнашучылар Г.Тукайның үзләре яраткан шигырьләрен укыдылар.