Мастер-класс "Пасха остаханәсе"
Пасха бәйрәме алдыннан китапханәдә "КАМОД" клубы балалары өчен мастер-класс оештырылды. Балалар Евгения Вахрушева җитәкчелегендә бәйрәм тәлинкәсе ясадылар һәм йомыркалар бизәделәр. Соңыннан шул йомыркалар һәм кулич белән сыйландылар.